4 август кичендә, төнлә һәм 15 августта көндез Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, боз явуы ихтимал, төнлә локаль көчле яңгыр, томан.
Алмашынучан болыт.
Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, төнлә локаль көчле.
Кайбер районнарда яшенле яңгыр ява, көндез боз явуы ихтимал.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м, яшен вакытында секундына 15-20 м.
Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+15˚. Көндез максималь температура +21..+24˚.