11 август кичендә, төнлә һәм 12 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге яшенле яңгыр, көчле яңгыр, боз явуы, төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.
2025 елның 11 августында 18 сәгатьтән 12 августында 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава.
Яңгырлар, кайбер районнарда көчле.
Урыны белән яшен, боз булырга мөмкин, төнлә һәм иртән томан.
Җил төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+15˚.
Көндез максималь температура +21..+24˚.