10 август кичендә, төнлә һәм 11 августта көндез Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге җил белән яшенле яңгыр, локаль көчле яңгыр, боз явуы, төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.
Аязучан болытлы һава.
Кыска вакытлы, локаль көчле яңгырлар; урыны белән төнлә.
Кайбер районнарда яшен, боз, төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 13 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+13˚.
Көндез максималь температура +21..+24˚.