Чистайда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә

2025 елның 8 августы, җомга

Күпфатирлы йортларда кешеләрнең тормышын уңайлырак итү-капиталь ремонт буенча республика программасының төп максатларының берсе. Аның ярдәмендә шәһәрдә һәм районда ел саен дистәләгән күп фатирлы йортлар яңартыла.

2025 елда Чистайда 8 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләре алып барыла.

- Төзүчеләр ремонт эшләренә яз көне, һава торышы уңайлы булгач керештеләр. Бүгенге көндә өч объектта алар тәмамланып килә, әзерлек дәрәҗәсе югары. Калган биш йортта эшләр тулы куәтенә бара, - дип аңлатты Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов.

Күпфатирлы йортларда төзелеш-монтаж эшләре зур күләмдә алып барыла. Республика программасы гомумйорт мөлкәтенә: түбәләргә, фасадларга, подъездларга, йорт эчендәге инженерлык системаларына капиталь ремонт ясауны күздә тота. Шулай ук подъездларга керү урыннарындагы козыреклар, су агымы системалары, отмосткалар, подвалларга керү урыннары яңартыла. Моннан тыш, йортка бәйле рәвештә ишек конструкцияләрен ремонтлау яки алыштыру, балкон һәм лоджияләрне тышлау каралган.

Күпфатирлы йортларны ремонтлау эшләре район җитәкчелеге һәм контроль органнары, шул исәптән зона торак инспекциясе игътибарында. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүгә һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелә. Моның өчен даими рәвештә ремонтлана торган объектларга комиссион рәвештә барулар үткәрелә.

Капиталь ремонт адреслар буенча күпфатирлы йортларда үткәрелә:

Тынычлык ур., 34 й.
Тынычлык ур., 30 й. 
к. Либкнехт тыкрыгы, 1 й.
Л. Толстой ур., 101 й.
Бебель ур., 50В й.
Энгельс ур., 104 й.
1 нче карьер тыкрыгы, 12Б й.
Ак ур.Королева ур., 1 й.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International