«Кечкенә шәһәр администрациясе бик кыю кешеләр булып чыкты»
– Антон, дөресен әйткәндә, Чистайны рок башкаласы ролендә күз алдына китерү авыр иде...
– Бу кечкенә шәһәрнең администрациясе бик кыю кешеләр булып чыкты! Сез аңлыйсыздыр, чиновникларның "рок" кушымтасына каршы шикләре һәрвакыт көчле булган: әгәр фестивальдә ул булса, бу нидер күз алдына китереп булмаслык, контрольсез, шау-шулы һәм бик тар даирәдәге кешеләргә генә кызыклы булачак кебек.
Яңа проект безнең күп еллык «Волга-Волга» музыкаль фестиваленнән үсеп чыкты, без аны башта, Казан, Түбән Кама һәм Алабугада уңышлы үткәргәннән соң, Чистайга китерергә теләгән идек. Әмма Дмитрий Иванов командасы үзләрендә рок-фестиваль үткәрергә ризалашып кына калмады, нәкъ үзләренең, чистай фестивален ясарга булдылар. Шулай «Рок-ярлар» барлыкка килде.
– Һәм быел фестиваль инде өченче тапкыр узачак?
– Дөресен әйткәндә, башта без вакыйгаларның шулай үсешенә көчкә ышана идек. Бер тапкыр гына уздырылачак проект булыр дип курка идек. Ләкин менә бу иҗади кыюлык – «Рок-ярлар»ның төп үзенчәлеге.
Бу – мәдәниятнең заманча күренеше, гадәти музей тарихлары яки фольклор фестивальләре кысаларыннан чыгу турында. Чистай өченче ел инде тулы рок-фестиваль байрагын безнең ныклы ярдәмебез белән лаеклы алып бара.
«Күп музыкантлар лайн-апка эләкмәүләренә үпкәли»
– Фестиваль программасы ничек формалаша?
– Әлбәттә, без бер көн һәм үзәк мәйдан белән чикләнгәнбез. Ләкин бирелгән вакытта иң кызыклы нәрсәләрне күрсәтергә тырышабыз. Карарларны Big Twin Music продюсер үзәге җитәкчесе һәм фестивальнең оештыручыларының берсе Григорий Корнилов белән бергәләп кабул итәбез.
Без шактый күп уртак проектлар ясыйбыз. Без музыкаль дуслашкан коллективлар бар, һәм алар әгәр «Волга-Волга» фестивалендә яки, мәсәлән, Казандагы кышкы Big Twin Fest'та яңгыраган булса, алар «Рок-ярлар»га да эләгә алалар. Төркемнәрнең продюсер үзәгенең күп проектларында катнашуы – нормаль тарих.
Коллективларның бер өлеше фестивальләргә «Волга-Волга» студиясендә уйнала торган «Идел буендагы фатир концертлары»ннан соң эләгә – безнең инде сезоннар формалашты. Мәсәлән, Санкт-Петербургтан «Скворцы Степанова» – шактый танылган фестиваль коллективы – безнең дусларча музыкаль кочакларга нәкъ шундый фатир концертыннан соң эләкте.
Кыскасы, яшь яки инде формалашкан төркем проектларның берсенә генә булса да эләксә, ул ничек тә безнең продюсерлык, иҗат тегермәненнән узарга тиеш була. Һәм без артистларга, музыкантларга бер фестивальдә катнашу гына түгел, ә төрле форматтагы күп проектлар тәкъдим итүебез белән горурланабыз.
Гаризалар санының артуы сөендерә. Күп музыкантлар лайн-апка эләкмәүләренә үпкәли, ләкин, кызганычка, бу фестиваль әлегә бер көн белән чикләнгән. Узган еллардагы хедлайнерлар кире кайтырга тели, яшь коллективлар турында сүз дә юк. Дөресен әйтәм: фестиваль программасына эләгү өчен чират тора.
Быел Чистайга, «Скворцы»дан тыш, «Обе-Рек», «Дом кукол», «Хмельная Ворга», Nalien, «Ветер», «ЖивАgo» төркемнәре киләчәк, җирле «Июльское утро» төркеме булачак. Сәхнәгә «Волга-Волга» һәм Костя Кулясов «Анимация» төркеме белән чыгачак.
– «Волга-Волга» һәм «Анимация» «Рок-ярлар»да даими урын алдымы?
– Без хезмәт урыныбыздан файдаланабыз дип саныйк (көлә).
Мин Чистайда туганмын, бу минем туган шәһәрем. Костя Кулясов монда балачагын үткәргән һәм музыкант буларак формалашкан. Һәм бер вакыт «Анимация» чистай, татарстан төркеме булган. Шушы якташлык принцибы буенча кайчандыр бу фестиваль идеясе туган.
«Фестиваль – үзенчәлекле атмосферасы булган җәйге open air»
– «Рок-ярлар» аудиториясе киңәеме?
– Мин тулысынча төгәл беләм, Чистайга Ульяновск, Чабаксар, Йошкар-Ола, Татарстан шәһәрләреннән, Ижевскидан кешеләр килә – бу шуның белән дә кызык, Удмуртиядә «Улетай» – Россиянең иң эре һәм шәп рок-фестивальләренең берсе уза. Мәскәүдән киләләр.
Гомумән, минем өчен фестиваль – бу үзенчәлекле атмосферасы һәм бөтенләй төрле аудиториясе булган җәйге open air. Рок-музыка сөючеләрдән тыш, анда бу жанрда артык аңламаучылар, яки шәһәр буенча гади генә йөрүче персонажлар, яки, мәсәлән, заводтан эшчеләр, кыр эшләреннән кайтучы кешеләр дә килә. Кстати, без нәкъ шуңа күрә фестиваль үткәрү өчен якшәмбене сайлыйбыз – барысы да максималь рәвештә ирекле һәм шәһәр чарасына барырга әзер булган көнне.
Аудитория бик нык катнаша. Һәм бу нәкъ менә шул классик фестиваль кәефен тудыра – төрле өлкәләрдән кешеләр кочаклаша, дуслаша һәм барысын да берләштерә, нигездә, рок-музыка. Мөһиме, керү ирекле.
– Антон, хәзерге шартларда мондый фестивальләр үткәрү никадәр авыр?
– Барысына да мәгълүм сәбәп аркасында фестивальләр саны кимеде. Иминлек барысыннан да өстен. Кайдадыр финанс мөмкинлекләре юк. Безнең өчен, оештыручылар өчен, шәһәр администрациясе өчен бу билгеле бер сынау. Әгәр без барыбыз да бергә бу вакытны узсак, әгәр без иҗат, җәйге ирек хисен саклап кала алсак, бу иң чыныккан фестивальләр булыр дип уйлыйм. Аларга килүче кешеләр саны фестивальләрнең никадәр кирәкле һәм мөһим булуын гына ассызыклый.
«Барыгызны да Чистайга чакырабыз!»
– Ә «Волга-Волга» фестивале афишага кайтачакмы?
– Беләсезме, мин беркайчан да нинди дә булса махсус даталар игълан итмәдем, вакыт яки стилистик чикләр куймадым. «Волга-Волга» акустик һәм электрик форматта да уздырыла, кышкы версиясе дә бар. Безнең спонсорлар белән барысы да яхшы булганда, без бу фестивальне җәйдә open air буларак уздырабыз. Мөгаен, быел бу ябык урында көзге фестиваль булыр. Аны инде үткәргән шәһәрләр белән сөйләшүләребез дәвам итә.
Ягъни без һәрхәлдә үз тамашачыбызга кызыклы программа белән кабат килү өчен формалар табабыз.
– 10 августта Чистайда очрашабызмы?
– Без зур шатлык белән барыгызны да Чистайга чакырабыз! Машиналарга утырып, самолет коллапсларын узып, Кама буендагы бу уңайлы шәһәргә килергә чакырам!
Концерт программасыннан тыш, шәһәр кунаклар өчен экскурсияләр – җәяү һәм автобус – әзерләде, барлык музейлар эшләячәк, фестиваль зонасы янында ярминкә булачак. Конкурслар, активлыклар, партнерлардан бүләкләр булачак. Шуңа күрә иртәрәк килегез. Концерт программасы 15:00 сәгатьтә башланып, 22:00 сәгатьтә тәмамланачак.
Материал: www.tatar-inform.ru Фотосурәтләр фестиваль матбугат хезмәте тарафыннан бирелгән