Чистайда «УРАМ» паркыннан мастер-класслар үтте

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Анда 70 кеше чамасы катнашты

Чистайда «Татнефть Олимп» стадионы территориясендә «УРАМ» экстрим-паркы командасы оештырган мастер-класслар узды. Чара Татарстанның 12 шәһәре буенча зур тур кысаларында үтте, аларның өчесендә ярышлар да уздырылачак.

«Катнашучыларга тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә экстремаль спортның биш юнәлешен үзләштерү мөмкинлеге тудырылды: скейтбординг, паркур, BMX, воркаут һәм самокатта йөрү», — диде «Урам» экстрим-паркының комьюнити-менеджеры Әмир Нуриев.

Оештыручылар сүзләренә караганда, Чистай мастер-классларында 70 ләп яшь кеше катнашты.

«Без балаларның күзләре яңа элемент килеп чыкканда ничек янганын күрәбез. Бу безнең өчен иң яхшы бүләк», — диде Әмир Нуриев.

Аның сүзләренә караганда, мондый мастер-класслар спортны үстерергә генә түгел, сәламәт яшьләр мохитен да булдырырга ярдәм итә.

«Бу инде «Урам» экстрим-паркы командасының Чистайга икенче килүе, һәм без җирле яшьләрнең экстремаль спорт төрләренә кызыксынуын күрүгә шатбыз», — диде Чистай районы яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов.

Ул хезмәттәшлекне алга таба да үстерү өметен белдерде: «Мондый чаралар безнең шәһәр яшьләре өчен мөһим. Киләсе тапкыр тагын да күбрәк катнашучыларны күрергә өметләнәбез».

Катнашучыларның фикерләренә караганда, мастер-класслар яркын тәэсирләр калдырган һәм яңа күнекмәләр алырга гына түгел, фикердәшләр табарга да мөмкинлек биргән.

«Мин беренче тапкыр BMX-та трюклар ясап карадым, — диде мастер-класс катнашучыларының берсе. — Инструкторлар барысын да аңлаешлы итеп аңлаттылар, страховкаладылар. Хәзер үземә велосипед алып, тренировкаларны дәвам итәргә хыялланам!»

Күрүчеләрдә тренерларның күрсәтмә чыгышлары аеруча зур соклану уятты.

«Алар самокатта сальто ясаганда, гаҗәпләнүдән аптырап калдым! — ди 12 яшьлек Даниил. — Хәзер үзем дә һич булмаса гади трюкларга өйрәнергә телим».

Чара катнашучыларга яңа күнекмәләр бүләк иткән, һәм һәр кешедә шатлык, үз көченә ышаныч һәм алга таба хәрәкәт итү теләге калдырган!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International