Татарстан Республикасының һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге белгечләре Татарстан көллиятләре һәм техникумнары буенча навигатор эшләделәр. Хәзер ата-аналарга һәм укучыларга уңайлы булсын өчен барлык урта һөнәри белем бирү учреждениеләре турында барлык мәгълүмат бер урында тупланган.
Уку йортын сайлауда буталдыңмы? Борчылма-махсус навигатор сиңа ярдәм итәчәк. Син төрле көллиятләр һәм техникумнар турында белерсең, үз мәнфәгатьләрең буенча белгечлек сайларсың һәм уку программаларын чагыштырырсың.
Бары тик сылтама буенча гына узып кит: https://proskills.tatar/navigator, үз өстенлекләреңне керт һәм туры килә торган вариантлар исемлеген ал. Навигатор синең вакытыңны янга калдырачак һәм уку өчен идеаль урын табарга ярдәм итәчәк. Тиз, гади, уңайлы һәм бушлай-сынап кара! Мәгълүмат 2025 елга актуаль.