Көннең икенче яртысында һәм 10 июльдә кич белән, төнлә һәм 11 июльдә көндез Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 16-21 м/с, боз явуы ихтимал.
11 июльдә төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә томан көтелә.
Алмашынучан болыт.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяктан 4-9 м/с, урыны белән тизлеге 12 м/с кадәр җитә. яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 16-21 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +16..+19˚.
Көндез максималь температура +30..+34˚.