Татарстан Республикасы территориясендә 5 июль кичендә, төнлә һәм 6 июль иртәсендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан (Казанда да);
- төнлә яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә.
Алмашынучан болыт.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көндез явым-төшем юк.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+13˚.
Көндез максималь температура +20..+23˚.