Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2025 елның 13 июне, җомга

                                   2025 елның 13 июнендә 18 сәгатьтән 14 июнендә 18 сәгатькә кадәр

2025 елның 14 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Чистай шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с, локаль боз көтелә.

Алмашынучан болыт.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, локаль боз. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан-6-11, яшен вакытында көчәю 15-20 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+16˚.

Көндез максималь температура +25..+28˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International