Наркотикларга әйт-юк!

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Наркотикларсыз тормыш»дип аталган масштаблы иҗтимагый акция – наркотикларга каршы айлык уза. 

Әлеге чара ел саен билгеләп үтелә торган Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган, Ул бөтен дөньяга әлеге проблеманың җитдилеген искә төшереп тора. 

Кызганычка каршы, психоактив матдәләрне куллану проблемасы, халыкның барлык катламнарына кагылып, сәламәтлек, гаилә мөнәсәбәтләре һәм социаль-икътисадый иминлек өчен җимергеч нәтиҗәләргә китереп, хәзерге җәмгыять өчен иң кискен һәм актуаль проблемаларның берсе булып кала.  Ел саен меңләгән кеше бәйлелек белән очраша, физик һәм психик сәламәтлекләрен генә түгел, бәлки үз-үзеңне тормышка ашыру, тулы канлы тормыш һәм бәхетле мөнәсәбәтләр булдыру мөмкинлекләрен дә югалта.

Шуңа күрә профилактика һәм агартуга юнәлдерелгән мондый айлыкларны үткәрү бик мөһим.  «Наркотикларсыз тормыш» акциясе җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү, наркотикларның кеше организмына җимергеч йогынтысын күрсәтү, бәйле кешеләргә һәм аларның якыннарына ярдәм алу юллары турында сөйләү максатыннан оештырыла.  Айлык кысаларында төрле чаралар: нарцияләр, семинарлар, профилактик әңгәмәләр, интерактив дәресләр, спорт чаралары уздыру, шулай ук наркотикларның зыяны һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмати материаллар тарату планлаштырыла. Чөнки нәкъ менә сәламәт яшәү рәвеше начар гадәтләрдән, шул исәптән наркоманиядән ышанычлы яклау булып тора.

Сәламәт туклану, даими физик күнегүләр, җитәрлек йокы, стресс булмау һәм уңай фикерләү – болар барысы да нык сәламәтлек һәм озын гомерлелекнең мөһим өлешләре.  Тәмәке тартудан, алкоголь һәм, әлбәттә инде, наркотиклар кулланудан баш тарту сәламәт яшәү рәвешенең аерылгысыз өлеше булып тора. 

Үзеңә һәм якыннарыңа җаваплы мөнәсәбәт, зарарлы тәкъдимнәргә «юк» дип әйтә белү һәм үз – үзеңне камилләштерүгә омтылу-бәхетле һәм тулы канлы тормыш өчен нигез ул.  Сәламәтлекнең бәяләп бетергесез кыйммәт булуын аңлау наркомания һәм башка начар гадәтләр белән көрәштә төп фактор булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International