Эшлекле сишәмбе.

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде, анда агымдагы проблемалар, агросәнәгать комплексындагы вәзгыять һәм атнадагы оператив вәзгыять турында фикер алыштылар.

Район игенчеләре чәчүне төгәллиләр

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, районда чәчү эшләре 97 процентка башкарылган. Игенчеләр 9 мең гектардан артык бодай, 10 мең гектардан артык арпа, 2 900 гектар ашлык кукурузы, 2 мең гектардан артык солы һәм 800 гектар борчак чәчтеләр. Шулай ук көнбагыш, рапс һәм карабодай чәчү тулысынча төгәлләнгән.Силос өчен соя һәм кукуруз чәчү төгәлләнеп килә.

Параллель рәвештә үсемлекләрне чүп үләннәрдән һәм корткычлардан яклау, чәчүлекләрне тукландыру һәм парларны эшкәртү чаралары да алып барыла.

Бер атнада 384 тонна сөт савылган. 14 миллион сумнан артык суммага 365 тонна сатылган, сатуның уртача бәясе-40 сум 20 тиен.

5 машина йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган

Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Узган атнада җинаятьләр турында 7 хәбәр теркәлгән. Сводкада-мошенниклык, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү фактлары.

Бер атна эчендә 13 юл-транспорт һәлакәте булган, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

153 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән 131 кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы. Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән биш машина йөртүченең тоткарлануы аеруча борчу тудыра.

Алда-Россия көне һәм озын ял көннәре

Киңәшмә азагында Дмитрий Иванов күптән түгел узган Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм халыкны 12 июньдә Скарятин бакчасында узачак Россия көне уңаеннан уздырылачак тантаналарга чакырды.

Район башлыгы шулай ук чистайлыларга алдагы озын ял көннәрендә куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеген искәртте, су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә һәм балаларны контрольдә тотуга аерым игътибар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International