Кабул итүдә суд приставлары хезмәтенең суд приставы-башкаручысы Наталья Сиротина, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Сударкина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча «Балкыш» үзәге бүлеге белгече Ләйсән Минабетдинова катнашты.
Кабул итү барышында алимент түләү өлешендә аңлатмалар бирелде, алимент түләүчегә карата производствоны башкару буенча чаралар күрү турында тәкъдимнәр бирелде.