Җиңү көненә ЗМК ярты тонна продукция тапшырды

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты азык-төлек ярдәме күрсәтте. Гомуми авырлыгы 500 килограммнан артык булган 296 азык-төлек җыелмасы Татарстан территориясендә яшәүче сугыш хәрәкәтләре ветераннарына җибәрелгән, шулай ук Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары өчен Татарстанның төрле учреждениеләренә һәм оешмаларына тапшырылган.

9 майда Яшел Үзән, Чистай һәм Буада җитештерү мәйданчыклары хезмәткәрләре истәлекле чараларда катнаштылар. Быел предприятиенең 100дән артык хезмәткәре бәйрәм йөрешләренә кушылды, дан монументлары янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны искә алды. Яшел Үзәндә ЗМК хезмәткәрләре бәйрәм колоннасы составында Җиңү паркы буйлап үттеләр һәм мемориалга чәчәкләр салдылар. Шундый ук акцияләр Чистай һәм Буада да узды.

Җиңү көненә безнең комбинат ветераннарга һәм оешмаларга ярты тонна продукция тапшырды

Хәтер монументларына веноклар салу-комбинатның хезмәт коллективының күптәнге күркәм традициясе.

Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга карата аерым карар кабул ителде, — май аеннан башлап комбинат түләүсез нигездә Яшел Үзән, Чистай һәм Буадан 16 фронтовикка 160 килограмм сөт продукциясе тапшыра. Җыелмаларга сөт, кефир, ряженка, эремчек, атланмай һәм башка ЗМК продуктлары керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International