«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Чистай районында «Гаилә» милли проектының «өлкән буын» Федераль проекты чаралары авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына Диспансеризация һәм тулырак медицина тикшерүе үткәрү өчен район үзәк хастаханәсе һәм «Балкыш»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан алып барыла.  

Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларга гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, температураны һәм кан басымын үлчиләр. Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә.

Өлкән яшьтәге гражданнар күрсәтелгән социаль хезмәтләрдән канәгать. Аз хәрәкәтчән гражданнар өчен мондый чаралар сизелерлек ярдәм күрсәтә һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырта.

Бүгенге көндә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 368 пенсионер катнашкан,шуларның 86сы инвалид. Ведомствоара эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International