Дүртенче чакырылыш Чистай муниципаль Советының чираттагы кырыкынчы утырышы булды.

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Чистай районы депутатлары балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең яңа составын расладылар. Үзгәрешләр кадрлар алмашынуга бәйле рәвештә кертелде.

Дүртенче чакырылыш Чистай муниципаль Советының чираттагы кырыкынчы утырышы булды. Аны район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов үткәрде. Депутатлар өч мәсьәләне карады. 

Утырышның беренче пункты җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы сайланулы вазыйфаи затларына, шулай ук районның контроль-хисап палатасы рәисенә хезмәт хакы түләү турындагы нигезләмәне раслау турындагы район Советы карарына үзгәрешләр кертүгә кагылды.

Бу темага район башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлеге начальнигы Гөлнара Шаһиева чыгыш ясады. Ул шулай ук көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча да хәбәр итте — район Советының «муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары, айлык окладлар һәм башка өстәмә түләүләр күләмен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында»карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Утырышта депутатлар шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе белән бәйле мәсьәләне дә карадылар. Бу мәсьәлә буенча докладчы Константин Иванов билгеләп үткәнчә, кадрлар үзгәрү сәбәпле комиссия составына үзгәрешләр кертергә кирәк.

Көн тәртибендәге барлык пунктлар буенча депутатлар бертавыштан уңай карарлар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International