24-26 апрельдә республика территориясендә урыны белән аномаль-эссе һава торышы сакланачак, уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-12 гә югарырак.
23-27 апрельдә республика территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- 24 апрельдә кич, 25 апрельдә төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитә (Казанда 24 апрельдә кич һәм 25 апрельдә төнлә).;
- 25 апрельдә төнлә һәм иртән томан (Казанда да).
Алмашынучан болыт.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-17 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+11˚.
Көндез максималь температура +20..+23˚.