Чистай районы башлыгы җирле үзидарә көне белән котлый

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле коллегалар, җирле администрация башлыклары һәм белгечләре, депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Җирле үзидарә-халыкка иң якын хакимият дәрәҗәсе, ул халык белән дәүләт арасында бәйләүче мөһим звено булып тора. Җирле үзидарә органнарына районның социаль һәм икътисадый үсеше, анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнгән.
Безнең бурыч-районның шәһәр һәм авылларын кешеләр өчен уңайлы итү.

Муниципаль берәмлекне торгызу башлангычында торган һәм район үсешенә лаеклы өлеш керткән җирле үзидарә органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре.

Кадерле коллегалар, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа казанышлар телим, янәшәдә һәрвакыт ышанычлы һәм тугры ярдәмчеләр, фикердәшләр булсын.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International