«Эковесна-2025» республика конкурсын уздыру турында

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 1 апреленнән санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасында «ЭКОяз 2025» республика конкурсы (алга таба – Конкурс) старт ала, аның төп максаты-республика халкын табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү.

Агымдагы елда Конкурс Экологик марафон форматында узачак. Конкурста теләге булган һәркем шәхси номинацияләрдә дә, командаларга берләшеп тә катнаша алачак.

Үткәрү буенча Юл картасы

«ЭКОяз-2025»республика конкурсы

1. Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр (һәр атна аерым тематикага багышлана);

2. Башкарылган бирем турындагы мәгълүматны катнашучылар «Вконтакте» социаль челтәрендәге үз битендә бастырып чыгаралар (конкурс уздыру вакытына социаль челтәрдәге бит ачык булырга тиеш);

3. Катнашучылар, сылтамаларны күрсәтеп, 1 нче кушымта нигезендә Хисап төзиләр;

4. Һәр атна ахырында отчетларны оештыручының электрон адресына җибәрәләр Eco.pros@tatar.ru;

5. Эшләр 2025 елның 1 апреленнән 25 маена кадәр кабул ителә.

Танышу өчен: конкурс Нигезләмәләре_2025

*"Экопомощник «номинациясендә катнашучылар шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкларын 2 нче кушымта нигезендә тутыралар һәм оештыручының электрон адресына җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International