Чистай районында «Чистай» холдинг компаниясендә эшләүче 11 гаилә яңа йорт ачкычлары алды.
Торак Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук холдинг җитәкчелеге һәм район администрациясе катнашында гамәлгә ашырыла торган гаиләләргә ярдәм программасы кысаларында төзелгән. Бу хакта Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.
» Бу программа Россиянең эре агрохолдинглары арасында уникаль тәҗрибә булып тора", — дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.
Яңа йортлар Александровка авылында урнашкан. Алар сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән һәм кирәкле көнкүреш техникасы белән тулысынча җиһазландырылган.
"Бәхетле яңа фатир алучыларны котлыйм!"- дип өстәде район башлыгы.