Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов «Чистай-фронт» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучы хатын-кызларны 8 Март белән котлады!
"Бүген Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин белән бергә «Чистай-фронт» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучы сөйкемле хатын-кызларны 8 Март белән котладык!
Барыннан да элек, сезгә меңнәрчә километр ераклыктагы сугышчылар өчен эшләгән кайгыртучанлыгыгыз, игътибарыгыз, яхшылыгыгыз өчен чиксез рәхмәт белдерәбез!
Сәламәтлек нык булсын, шатлык һәм бәхет йөрәкләрегездә тулсын, ә һәр яңа көн бары тик уңай хис-кичерешләр генә алып килсен. Сез искиткеч эш башкарасыз һәм сезнең тугрылыгыгыз һәм фидакарьлегегез барыбызны да рухландыра. Бәйрәм белән!"- дип хәбәр итте ул үзенең социаль челтәрләрендә.