Гражданнар җыеннары дәвам итә!

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Четырчы авыл җирлегендә чираттагы гражданнар җыены узды!

Авыл халкы белән Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов очрашты.

Очрашу вакытында ул муниципаль районда башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Шулай ук ул узган елга нәтиҗәләр ясады һәм 2025 елга планнар турында сөйләде.

Очрашу диалог рәвешендә төзелде. Халык үз фикерләрен әйтте һәм сорауларга җаваплар алды.

Халыктан район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International