Шикле проектларга инвестицияләр кертеп, сез акчадан мәхрүм калу куркынычы яныйсыз

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Чистайда яшәүче хатын-кыз инвестицияләргә карар кылып, мошенниклар корбаны булган.

30 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча дежур бүлегенә 62 яшьлек пенсионер хатын мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчегә ул Интернет челтәрендә инвестицияләгәндә зур табыш вәгъдә иткән брокерлык компаниясе рекламасына тап булуы турында сөйләде. Сылтама буенча узгач, хатын үз мәгълүматларын кертә.  Тиздән аңа үзен брокерлык компаниясе хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтырата. Алга таба гражданка, әңгәмәдәш күрсәтмәләре буенча, шалтыратучы әйткән 25 000 сумны күчергән.

Зыян күрүче белән башка берәү дә элемтәгә чыкмады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. 

Хәзерге вакытта җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүчеләрне билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Полицейскийлар кисәтә: төрле шикле инвестиция проектларыннан, брокерлык оешмаларыннан сакланыгыз. Бар булган акчагызны чит кешеләргә күчерергә ашыкмагыз. Чит кешеләр белән аралашканда уяулык һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International