Чистайда яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз, үзен Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар белән сөйләшүдән соң, акчаларыннан мәхрүм калган.
Дежур частька мошенниклык турындагы гариза белән җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул полицейскийларга аңа дәүләт хезмәтләре сервисы операторы шалтыратуын, мошенникларның аның шәхси кабинетын ватулары турында кисәтүен аңлаткан.
Күпмедер вакыттан соң ир-ат шалтыраткан, үзен Роспотребнадзор Идарәсе хезмәткәре дип таныштырган һәм якын арада шикле шалтыратулар булмаганмы дип кызыксынды. Хатын-кыз борчыла, дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәренең кисәтүе турында сөйләде. Шалтыратучы борчылмаска, ә бергәләп кушымталарның телефонда эшләвен, шул исәптән банкның шәхси кабинетын да тикшерергә сорады.
Шалтыратучы җитәкчелегендә хатын-кыз банкның шәхси кабинетына кергәч, аңардан 25 000 сум күчерелгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Җинаять кылуга катнашы булган затларны билгеләү өчен кирәкле тикшерү эшләре үткәрелә.