Чистай районында мондый очрашулар традициягә әйләнде.
Биредә яшәүчеләр оешма-учреждение җитәкчеләре белән очрашырга, борчыган сорауларны шәхсән үзе бирергә мөмкин. Еш кына проблемалар залдан чыкмыйча ук хәл ителә.
Беренче җыеннарның берсе бүген Чистай районы буенча ЭЭМ бүлегенең хезмәт коллективында узды. Анда Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов катнашты.
Ул районда икътисадый, социаль-демографик өлкәләрдәге хәлләр турында сөйләде.
Ахырда ул барысына да эшләре өчен рәхмәт белдерде, борчыган сорауларга җаваплар бирде, кайбер сораулар контрольгә алынды.