Чистай районында халык белән очрашулар башланды.

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Татар Баганы авылында 2024 елга районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды

Чистай районында халык белән очрашулар башланды. Татар Баганасы авылында 2024 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Бу хакта район башлыгы Дмитрий Иванов үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.

– 2024 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде. Шулай ук авыл кешеләрен кызыксындырган мәсьәләләр турында да фикер алыштык, – диде Дмитрий Алексеевич.

Мондый очрашулар районның башка авыл җирлекләрендә дә, шәһәр предприятиеләрендә дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International