18 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- төнлә һәм көндез зәгыйфь бозлавык (Казанда төнлә һәм иртән).
Болытлы, көндез аязучан.
Бераз кар, көндез урыны белән юеш кар.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Урыны белән зәгыйфь бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән тизлеге 11 метрга кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-7˚.
Көндез максималь температура -1..-4˚.
Юлларда бозлавык.