Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

2025 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

8 гыйнварда кичен, 9 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- Татарстан Республикасы территориясендә тизлеге 16-21 м/с булган көчле җил, бозлавык, буран, күз күреме 1000 м һәм аннан да кимрәккә начараеп, юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре; төнлә һәм иртән томан; көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем.
- Казанда юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре; төнлә һәм иртән секундына 16 м га кадәр җиткән көчле җил, томан; көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем.

Болытлы.
Явым-төшем яңгыр һәм юеш кар рәвешендә, урыны белән көндез көчле. 
Кайбер районнарда бозлавык, буран, төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 16-21 метр тизлектә. 
Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез һаваның максималь температурасы 0..+2˚. 
Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International