Яңа ел — иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Ул барысын да бәхеткә, иминлеккә һәм тынычлыкка омтылуда берләштерә. Раштуа бәйрәме йөрәкләрне якты хисләр белән тутыра, гаиләләргә мәхәббәт, игелек һәм шәфкать алып килә. Бу бәйрәмнәрдән һәрвакыт яхшы үзгәрешләр һәм иң изге теләкләрнең үтәлүен көтәләр.
Узып баручы ел барысы өчен дә җиңел булмады, әмма ул безгә кешелекнең чын кыйммәтләренең, якын кешеләрнең мәхәббәте һәм ярдәменең никадәр мөһим булуын тагын бер кат күрсәтте. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз хәрби бурычларын намуслы үтәүләрен дәвам итәләр. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк шәһәр һәм район халкы, предприятие һәм оешма коллективлары бергәләп хәрбиләргә ярдәм күрсәтәләр. 2024 ел да искәрмә булмады. Волонтерлар күп тапкырлар безнең сугышчыларга гуманитар йөк илтеп бирделәр.
Быел шәһәребез һәм районыбыз тарихына истәлекле вакыйгалар кереп калды: яңа объектлар төзелде, ишегаллары төзекләндерелде, юлларны һәм тротуарларны, күпфатирлы йортларны, мәгариф оешмаларын ремонтлау, яңа пляж төзү буенча планлаштырылган эшләр башкарылды.
Икътисадта һәм авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклауда һәм спортта, мәгарифтә һәм мәдәнияттә яхшы күрсәткечләргә ирешелде.
Узган елда күп эшләнде, әмма һәркем яхшы якка үзгәрешләрне тойсын өчен әле күп эшләр башкарасы бар. Безнең төп максат — халыкның тормыш сыйфатын яхшырту.
Уртак эшнең уңышына өлеш кертеп, туган шәһәре һәм районы хакына хезмәт куйган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Алда безне бик күп кызыклы һәм әһәмиятле проектлар һәм программалар көтә, аларны уңышлы гамәлгә ашырып булыр дип өметләнәм.
Кадерле якташлар! Яңа 2025 елга да санаулы көннәр калып килә. Ул яңа мөмкинлекләр, казанышлар һәм уңышлар елы булсын. Бәйрәм һәр йортка җылылык һәм ямь алып килсен, күңелләрне шатлык һәм өмет бизәсен. Сезгә чын күңелдән киләсе елдагы үзгәрешләрнең яхшы булуын телим! Яңа ел белән, хөрмәтле чистайлылар!