2024 елның 31 декабрендә 18 сәгатьтән 2025 елның 1 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр
31 декабрь кичендә, 1 гыйнвар төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- көчле җил тизлеге 15-17 м/с (Казанда төнлә 15 м/с ка кадәр);
- буран, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәккә начарая (төнлә Казанда).;
- юлларда кар көртләре, бозлавык;
- төнлә урыны белән көчле кар.
Болытлы.
Төнлә кар, урыны белән көчле.
Көндез бераз кар.
Аерым районнарда буран.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез һаваның максималь температурасы -3..-6˚.
Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык.