Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

27 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык, 15-18 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда 14 м/с кадәр), юлларда көчле бозлавык көтелә.

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк.
Иртән һәм көндез кар, юеш кар кебек явым-төшемнәр; урыны белән бозлавык. 
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 15-18 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚.
Көндез максималь температура 0..-3˚. 
Юлларда көчле бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International