Чистайлылар бүләкләр алды

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

ТР Хезмәт министрлыгы һәм муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын чистайлыларга Эдуард Хәсәнов тапшырды.

Муниципалитетта узган традицион аппарат киңәшмәсендә чистайлыларны бүләкләү булды. Бүләкләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тапшырды.

Намуслы хезмәте, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

Светлана Анатольевна Сударкина-Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы;

Надежда Вячеславовна Рекушина-КФҮ Чистай филиалы бүлеге башлыгы;

Ирина Сергеевна Полищук - «Ак Барс» Банкының «Чистай 1» өстәмә офисы җитәкчесе.

Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау өлкәсендәге актив эшчәнлеге өчен Чистай муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән 1 нче мәктәп директоры Нәлә Николаевна Ислямова бүләкләнде.

Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Айрат Илсур улы Хаматшинга югары профессионализм һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау өлкәсендәге вазыйфаларын намуслы башкарганы өчен Чистай муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International