Иминлек органнары хезмәткәре көне белән!

2024 елның 20 декабре, җомга

Бүген Россиядә Россиянең дәүләт һәм милли иминлек органнары хезмәткәре көнен билгеләп үтәләр. Бу безнең илебез суверенитеты һәм аның милли мәнфәгатьләре сагында торучыларның һөнәри бәйрәме.

Дәүләт иминлеге органнарының олы хөрмәткә лаек хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Үз бурычыгызны намус белән үтәп, сез гражданнарның һәм дәүләтнең иминлеген тәэмин итәсез, илебезнең уңышлы үсешенә этәргеч бирәсез. Россия чикләренең имин булуы сезнең һөнәри осталыгыгыздан, батырлыгыгыздан һәм тәвәккәл булуыгыздан тора. Сез җинаятьчелеккә һәм законсызлыкка каршылык күрсәтәсез, ришвәтчелек, экстремизм һәм террорчылык белән көрәшәсез.
Чистай районы халкы исеменнән сезгә киеренке хәрби хезмәтегез, үз антыгызга тугрылыгыгыз һәм теләсә нинди янауларга, чакыруларга каршы торырга әзер булуыгыз өчен олы рәхмәт белдерәм.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International