КИУның Чистай филиалына 30 ел!

2024 елның 13 декабре, җомга

КИУның Чистай филиалы юбилеен билгеләп үтә! Быел уку йортына 30 яшь тулды. Әлеге вакыйга уңаеннан “Чистай” Мәдәни үзәгендә тантаналы чара узды.

Бәйрәм чарасында Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Валентинович Иванов катнашты.

- Район башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да туган югары уку йортының юбилее белән котлыйм! Сезнең бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен бөтен педагогик составка зур рәхмәт. Хөрмәтле педагоглар, мин сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Константин Иванов. - Студентларга уңышлар һәм куелган максатларга ирешүләрен телим. Ә туган вузга - тотрыклылык һәм чәчәк ату!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International