Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында район территориясендә кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары өчен төрле чаралар уздырылды.
Быел 14 ноябрьдә билгеләп үтелгән Сыйфат көнендә «Каргалы гимназиясе» МББУ укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырылды һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча Каргалы авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрелде.
Бөтендөнья сыйфат көненең максаты-продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатын күтәрү, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру.
Икенче көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре Сыйфат атналыгы кысаларында Чистай муниципаль районы МФЦ ДБУда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Уртак чара барышында күпфункцияле үзәккә килүчеләрне кызыксындырган мәсьәләләр каралды. Мәсәлән, кайбер гражданнарны сатудан соң таләпләр куелган вакытта бәясе шактый арткан сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтару тәртибе, шулай ук кредитка сатылган товарны кайтару тәртибе кызыксындырган. Моннан тыш, гражданнар инициативасы буенча, кулланучылар тарафыннан башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланган очракта законнарга аңлатмалар бирелде һәм башкаручының эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) срокларын бозу нәтиҗәләре әйтелде.
Әңгәмә барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар кысаларында гражданнарның башка мәсьәләләрен дә карадылар. Үзәккә килүчеләргә сыйфатлы товарларны, эшләрне һәм хезмәтләрне дөрес сайлап алу өчен тәкъдимнәр бирелде.