2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.
16 нчы мәктәп базасында Гаилә елына багышланган "Безнең бабаларыбыз" дигән чара узды.
Сәгатьчеләр поселогына кунак булып Чистай кызы Нина Петровна Горина килде, ул үз нәселенең тарихын яза. Бүгенге көндә аның шәҗәрә агачы 14 буынны үз эченә ала.
Ул җыелганнарга үзенең ата-бабалары турында сөйләде һәм презентация генә түгел, ә алар нәселендә буыннан-буынга тапшырыла торган уникаль әйберләрне дә күрсәтте.
Очрашу азагында барлык катнашучылар Нина Петровнаның "корамалы тегү"авторлык күргәзмәсен карый алдылар.