2 ноябрьдә Чистай полиция бүлегенә урлау турында гариза белән 60 яшьлек җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул полицейскийларга хәбәр иткәнчә, көндез кемдер аның Привалов урамында урнашкан йортына үтеп кергән, ноутбук, тәреле алтын чылбыр, 30 000 сум һәм видеокүзәтү камерасын урлаган.
Полиция хезмәткәрләре йортка җинаятьченең элмә йозакны ватып кергәнен ачыклаган.
Оператив чаралар барышында җинаять эзләү хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелү буенча 37 яшьлек элек хөкем ителгән ир-атны тоткарлаган. Тоткарланучы адвокат барында сорау алынды, кылган эшен таныды. Аңа карата читкә китмәү турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Ноутбук һәм тәреле чылбырны оперативниклар тартып алган, акчаны шикләнелүче үз ихтыяҗларына сарыф иткән. Видеокүзәтү камерасын күлгә ташлады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 3 нче өлеше «Урлау»буенча җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.