Чистайның Никахлашу сараенда паспортлар тапшырдылар

2024 елның 8 ноябре, җомга

Республика Конституциясе көне алдыннан Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән яшь Россия гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, би – бабайлары өчен бик мөһим вакыйга-Россия Федерациясе гражданнары паспортларын тапшыру буенча ишекләрен ачты.

Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды.

Тантаналы һәм шул ук вакытта бик күңелгә үтеп керерлек шартларда 15 бала үзләренең төп документын – Россия гражданины паспортын алдылар.

Яшь гражданнарга «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева, Чистай районы буенча КФҮ начальнигы Надежда Рекушина, Чистай районы «беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе Советы рәисе Гүзәл Гатауллина теләкләрен җиткерделәр.

Яшь гражданнарга патриотлар, үз җирләренең чын хуҗалары булуларын, игелекле гамәлләре, укулары, хезмәтләре белән илебез үсешенә ярдәм итүләрен теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International