В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте студентларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенә полиция хезмәткәре эше белән танышырга чакырдылар.
Беренче чиратта студентларны дежур часть эше белән таныштырдык. Балалар әлеге бүлекчәнең тәүлек буе хезмәт итүен белделәр, аның төп функциясе – гражданнарның җинаятьләр, административ хокук бозулар һәм һәлакәтләр турындагы гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү. Балаларга дежур часть хезмәткәрләренең нинди вазифалар башкаруы, видеокүзәтү системасының ничек эшләве турында сөйләделәр.
Бүлек башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы, шәхси состав белән эшләү буенча начальник полиция подполковнигы Игорь Лихачев студентларга полициядә хезмәт итү үзенчәлекләре, булачак полицейскийларга куела торган таләпләр, социаль гарантияләр турында сөйләде. Эчке эшләр органнарына хезмәткә кабул итүгә, Россия ЭЭМ системасының юридик югары уку йортларына керү тәртибе, Россия ЭЭМ уку йортларына керергә карар кылган кандидатларга куела торган таләпләр турында җентекләп тукталды.
Эчке эшләр министрлыгы системасының мәгариф оешмаларында уку яшьләргә сыйфатлы, заманча һәм кирәкле белем алырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте ул. Укулар тәмамлангач, яшь белгечләргә югары һөнәри белем турында дәүләт үрнәгендәге диплом тапшырыла һәм «полиция лейтенанты»дигән махсус исем бирелә.
Иҗтимагый совет рәисе Эльмира Җамалетдинова Эчке эшләр органнарында хезмәт итү тирән белем һәм гамәли күнекмәләр генә түгел, ә нык сәламәтлек, гражданнар белән мөгамәлә иткәндә сабырлык һәм әдәплелек, чыныгу, кыюлык һәм тапкырлык кебек сыйфатларга ия булуны да таләп итә, дип өстәде.
Аннары кунаклар өчен Чистай милициясе тарихы музее буйлап экскурсия уздырдылар. Чистай эчке эшләр органнары барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, балаларны музей экспозицияләре белән таныштырдылар: форма киемнәре, хәрби бүләкләр, чын архив документлары, фотографияләр һәм төрле чор полицейскийларының шәхси әйберләре. Студентлар Бөек Ватан сугышы елларында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең батырлыклары һәм Совет милиционерларының җинаятьчелеккә каршы көрәшләре турында белделәр.
Экскурсия вакытында укучылар төрле сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар. Чара азагында полиция хезмәткәрләренә кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.