Чистай кешесен мошенниклар ике тапкыр алдаган. Инвестицияләүдән кергән табыш урынына ул 1 300 000 сумнан артык колак каккан.

2024 елның 8 ноябре, җомга

"Үз акчаларыгызны инвестицияләргә телисезме?"Интернет төрле финанс инструментларына инвестицияләп, җиңел акчаны ничек эшләргә кирәклеге турында тәкъдимнәр белән кайный. Тик шуны онытмагыз: шикле проектларга инвестицияләр кертеп, сез акчалардан мәхрүм калу куркынычы бар.

Чистай кешесе җәй көне Интернет челтәрендә тиз акча эшләү рекламасын карап, Газпромбанкның инвестицияләү турындагы тәкъдименә юлыккан. Үз тупланмаларын сизелерлек дәрәҗәдә җиңел генә арттыра алам дип уйлап, заявка калдырды.

Аның белән үзен банк белгече дип таныштырган, инвестицияләүнең асылын аңлаткан, гаять зур табыш турында сөйләгән, шуның белән чистайл кешесен кызыксындырган хатын элемтәгә кергән.

Аннары аның белән финанс аналитик элемтәгә кергән, ул аның финансларын берничә тапкырга арттырырга ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

Тиз табыш алырга теләп, инструкция буенча эш итеп, чистайлы акчаны таләп ителгән счетларга күчерә. Аналитик аны даими рәвештә яхшы табыш алу өчен капитал салуны арттырырга кирәк дип ышандыра. Җәй буена Чистай кешесе мошенникларга 1 300 000 шәхси җыйган. Аның исәбендә, аналитик сүзләренчә, 41 000 долларга якын акча җыелган. Әмма ир-ат акчаларын чыгара алмаган, финанс белгеченә мөрәҗәгать иткән, тегесе бу проблеманы хәл итү өчен банк карталары мәгълүматларын таләп итүне сораган.

Октябрь ахырында ир-ат аның исеменә 18 000 сумлык микрозаймнар рәсмиләштерелгәнен, ә кредит картасыннан 32 000 сум күчерелгәнен күргән. Мошенниклар корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан җинаять билгеләре буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе каралган «зур күләмдә мошенниклык»4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашы булган гражданнарның шәхесләрен ачыклау буенча оператив - эзләү чаралары үткәрә.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә: төрле шикле инвестиция проектларыннан, брокерлык оешмаларыннан сакланыгыз. Бар булган акчагызны чит кешеләргә күчерергә ашыкмагыз. Банк карталары мәгълүматларын таныш булмаган кешеләргә тапшырмагыз. Чит кешеләр белән аралашканда уяулык һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International