Шәһәрнең социаль челтәрләрендә видео таратылды, анда шәһәр үзәгендә яшь кешеләр эскәмияне ваталар.

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Полиция хезмәткәрләре тикшерү материалын җыю барышында, видеокүзәтү камераларыннан язмаларны караганда барлык хокук бозучыларның шәхесләрен ачыклаган. Алар 13-17 яшьлек балигъ булмаган чистайлылар булып чыкты. Аларның икесе балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә профилактик исәптә тора.   

Яшүсмерләр балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләренә юләрләнүләрен һәм күңел ачуларын, эскәмия ватылырга мөмкин дип уйламауларын аңлаттылар.

Полиция хезмәткәрләре яшүсмерләргә һәм аларның ата-аналарына карата законлы процессуаль карар кабул итәчәк.

Бу вәзгыятьтә иң гаҗәбе-барысы да көндез, иң җанлы вакытта булды. Видеода күренгәнчә, егетләр яныннан үз шәһәрләрен яратучы гражданнар уза, автомобильләр уза, ләкин беркем дә вандализм кылган шау-шулы яшүсмерләргә игътибар итми һәм аларга кисәтү ясамый.

Әгәр дә сез вандализм факты шаһиты булсагыз, мөмкин булганча җинаять кылуны фото - видео - аппаратурага теркәргә һәм кичекмәстән полиция органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә социаль челтәрләрдә мондый фактлар турында фикер алышырга түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International