Чистай шәһәре һәм Чистай районы буенча 145 сәүдә объектында 43 оешма алкоголь продукциясен ваклап сата. Чистай шәһәре буенча алкоголь продукциясен ваклап сату 102 сәүдә объектында башкарыла, авыл җирлегендә алкоголь продукциясен ваклап сатуны 43 сәүдә объекты башкара.
Агымдагы елның тугыз аенда барлыгы 73,9 мең дал алкоголь продукциясе сатылган, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка күбрәк.
Читтән кертелә торган алкоголь продукциясе буенча сату 8% ка, читтән кертелә торган аракы буенча узган елның шушы чорына карата 7% ка арткан.
Республикада җитештерелгән алкоголь продукциясе буенча да, аракы буенча да сату 2% ка кимегән.
Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 10,1 литр тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 103% тәшкил итә.