2024 елның 17 октябреннән 24 октябренә кадәр Татарстан Республикасының аерым үзәк һәм көнчыгыш районнарында урманнарда гадәттән тыш һәм югары янгын куркынычы сакланачак (5 һәм 4 класслар)
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- 21 октябрь кичендә, 22 октябрь төнендә һәм иртән томан (Казанда да);
- 22 октябрь көнне көндез көньяк-көнбатыштан җил секундына 15 метрга кадәр көчәя.
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяктан, көньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 15 м / с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+4˚.
Көндез максималь температура +10..+12˚.