Чистай ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшырылды

2024 елның 18 октябре, җомга

Чистайның Никахлашу сараенда 5 яшь чистайлыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар.

ЗАГСның төп залына балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарыннан башланды. Аннары ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева котлау сүзләре белән тантаналы часть үткәрде.

Яшь чистайлыларны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Хәйдәрова, Чистай районы «беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе Советы рәисе Гүзәл Гатауллина, Чистай районы ата-аналар комитеты рәисе Гүзәл Шакирова килде.

Яшь чистайлыларга уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International