2024 елның 17 октябреннән 24 октябренә кадәр Татарстан Республикасының аерым үзәк һәм көнчыгыш районнарында урманнарда гадәттән тыш һәм югары янгын куркынычы сакланачак (5 һәм 4 класслар).
18 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булу ихтималы бар.
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән тизлеге 12 метрга кадәр җитә.
Төнлә минималь температура 0..-3, көньякта -5 кадәр.
Көндез максималь температура +7..+10˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.