2024 елның 17 октябреннән 24 октябренә кадәр Татарстан Республикасының аерым үзәк һәм көнчыгыш районнарында урманнарда гадәттән тыш һәм югары янгын куркынычы сакланачак (5 һәм 4 класслар)
17 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (Казанда да) көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булу ихтималы бар.
Болытлы. Урыны белән зур булмаган явым-төшемнәр күбесенчә
яңгыр рәвешендә,аерым районнарда юеш карлы.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 2-7 м/с.
Төнлә минималь температура +1..-2, көньякта -5 кадәр.
Көндез максималь температура +5..+7˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.