Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Муниципаль районда коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. 

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде. 

Утырышта 4 мәсьәлә каралды.

Муниципаль контрактларны (шартнамәләрне) үтәү шартларының, шул исәптән тәэмин итүчеләрнең (подрядчыларның, башкаручыларның) коррупция куркынычы күренмәсен өчен алар буенча йөкләмәләрне үтәү срокларының үтәлешенә финанс контроле алып бару буенча башкарыла торган эшләр турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде.

— Агымдагы елның 9 аенда финанс-бюджет палатасының контроль чаралар планы нигезендә Чистай муниципаль районының 12 учреждениесендә сатып алулар өлкәсендә контроль системасы турындагы закон нормаларын үтәүнең дөреслегенә тикшерү үткәрелде, аларның нәтиҗәләре буенча 36 хокук бозу очрагы ачыкланды. Барлык тикшерү материаллары шәһәр прокуратурасына тапшырылды, - дип хәбәр итте Наталья Анфиногентовна.

Киңәшмәдә муниципаль контрактларны үтәү шартларын үтәүгә Эчке муниципаль финанс контроле буенча эш киләсе елда да дәвам итәчәк, дип билгеләп үтелде.

Утырышның көн тәртибендәге икенче пункт буенча район Советының ММЧ, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илфат Мәгыйзов доклад ясады. 

Ул җирле үзидарә органнарының мәгълүмати ачыклыгы һәм муниципаль район җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә коррупция күренешләре турындагы мәгълүматны мониторинглау нәтиҗәләре турында сөйләде.

Нотыкчы билгеләп үткәнчә, нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары сәяси төзелеш нигезләрен какшата торган әлеге деструктив күренешне кабул итү юнәлешен формалаштыра, коррупциягә каршы көрәш буенча нәтиҗәле чаралар эшләүгә ярдәм итә.

— Массакүләм мәгълүмат чараларына җирле хакимият органнары эшчәнлеген яктыртуда ярдәм итү, аңа ышанычны ныгыту максатларында район башлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулары үткәрелә, район журналистлары Советлар, комиссияләр утырышларында, атналык аппарат киңәшмәләрендә актив катнашалар, — дип сөйләде Илфат Фаат улы.

Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов җирле үзидарә органнары кадрлар хезмәтләренең муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә каршы бурычларны бозуларны, муниципаль хезмәт узуга бәйле тыюларны, чикләүләрне кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эшен оештыру турында сөйләде.

Утырыш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Еимов чыгышы белән тәмамланды. 

Ул Чистай муниципаль районының 2015-2027 елларга коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча муниципаль программаның 2024 елда үтәлеше турындагы Хисапны тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International