Ике чистайлы җинаять эше фигурантлары булды.

2024 елның 11 октябре, җомга

Алар сәүдә үзәгеннән әйберләр урлауда шикләнелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча дежур частена сәүдә үзәкләренең берсенең җитәкчесе товар урлау турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Полиция хезмәткәрләренә ул сәүдә залыннан спорт костюмнары урлануын аңлатты. Зыян 4050 сум тәшкил иткән.

Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре тарафыннан Чистайның җинаять кылуда катнашы булган ике кешесе ачыклана һәм кулга алына. Тоткарланучылар үз гаебен таныган, урланганны кире кайтарганнар.

Тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсендә каралган «Урлау»буенча җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International