Чистайда яшәүче хатын-кыз йортын сатарга тырышып, мошенникларның корбаны булган

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Интернет челтәрендәге сайтларның берсендә Чистайда яшәүче 57 яшьлек хатын-кыз йортны сату турында белдерү урнаштырган.

Күпмедер вакыттан соң аңа сатып алучы шалтыраткан, фотосурәтләр буенча йорт аңа бик ошаган, ул аны сатып алырга әзер, әмма шәһәрдә түгел, диде. Йорт артына задаток күчерергә тәкъдим итте һәм сатулар сайтыннан белдерүне алуны сорады.

Зыян күрүче тикшерүчегә сөйләгәнчә, ул шалтыратучының сүзләренең дөреслегенә ышанган, өстәвенә аңа кәрәзле телефонга аның банк картасына 90 000 сум күләмендә акча күчерелгән дигән хәбәр килгән.

Аннары сатып алучы пенсионерны бутый башлый, дөрес булмаган сумманы күчерүен һәм акчаларны кире кайтаруны соравын әйтә. Хатын-кыз шалтыратучыга үзе 90 000 сум күчергән. Аннары ялган сатып алучы сатучы белән элемтәгә чыгудан туктаган. Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү барышында зыян күрүче картасына акчалар кермәгәнлеге ачыкланган, Ә смс-хәбәр банктан түгел, ә шәхси заттан килгән. Пенсионер хатын сатып алучыга 90 000 сум акча күчергән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше «мошенниклык»буенча җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International