2022-2023 еллардагы җылыту чоры тәмамланганнан соң, муниципаль район объектларын яңа җылыту чорына әзерләү буенча ведомствоара Комиссия эшкә кереште.
Комиссия барлык социаль объектларның яңа ягу сезонына әзерлеген тикшерә.
Татарстан Республикасы Ростехнадзор белгечләре белән берлектә тәүлек буе кешеләр була торган социаль объектларны һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларны тикшерү төгәлләнде. Һәр оешмага ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен таләпләр бирелгән.
Параллель рәвештә башка социаль объектлар да әзерләнә: спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте, мәгариф, медицина – 179 объектның 154е әзерләнгән.
Идарәче компанияләр күп фатирлы йортларның әзерлеген тәэмин итәләр, 465 йортның 320се әзер инде.
Комиссия эше дәвам итә.